2023 елның 13 июнендә медицина хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды, ул, традицион рәвештә, июньнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Сәламләү сүзе белән хастаханәнең баш табибы Вера Головина чыгыш ясады, ул медицина оешмасының барлык хезмәткәрләрен якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, сәламәтлек теләде һәм медицина хезмәткәрләренә Әлмәт районы халкы файдасына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Чара барышында хастаханә хезмәткәрләре Сәламәтлек саклау өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Сәламәтлек саклау идарәсе һәм Әлмәт РҮХнең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Шулай ук кардиология бүлеге табиб-кардиологы Лилия Нургатинаны туган көне белән җылы котладылар.
Бүләкләү тантанасы тәмамлангач, Әлмәт шәһәренең иҗат коллективлары Әлмәт РҮХ медикларын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.