Әлмәт спортчылары пауэрлифтинг һәм көч спорт төрләре буенча Европаның ачык финалында лаеклы чыгыш ясады

2023 елның 16 июне, җомга

2023 елның 10-12 июнендә Сочи шәһәрендә пауэрлифтинг һәм көч спорт төрләре буенча Европаның ачык финалы узды.

Татарстан Республикасы командасын Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләреннән 19 кеше тәкъдим итте. Алар өченче командадан бер баллга артта калып, дүртенче урынны алдылар. Әлмәт шәһәреннән безнең спортчылар әлеге ярышларда лаеклы чыгыш ясады. «Татнефть» ААҖ хезмәткәре Александр Ильин М-4 ветераннары арасында беренче урынны яулады. 24 нче мәктәп укучысы Марат Галипов 0-13 яшьлек егетләр арасында беренче урынны яулады. Мөмкинлекләре чикләнгән спортчы, следж-хоккей буенча команда тренеры, Богдан Мохов беренче урынны яулады. Мөмкинлекләре чикләнгән спортчы,  следж-хоккей буенча команда тренеры ярдәмчесе, Владимир Тихонов экскалибур подьемында беренче урынны алды. Татарстан Республикасы командасы вәкиле, «Мирас» спорт комплексының персональ тренеры, Ришат Фәттахов М-4 ветераннары арасында ятып штанга жиме буенча беренче урынны алды, шулай ук ветераннар арасында ятып штанга жиме буенча абсолют чемпион булды.

Спортчыларыбыз катнашачак киләсе ярышлар - «Алтын юлбарыс» ачык дөнья чемпионаты кысаларында Көч спорт төрләре фестивале. Алар 21-23 сентябрьдә Екатеринбург шәһәрендә узачак.

Без спортчыларыбызны уңышлы чыгышлары белән котларга, аларга сәламәтлек һәм әлеге ярышларга яхшы әзерлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International