Әлмәттә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсе узачак

2023 елның 13 июне, сишәмбе

23 июньдә бөтен ил буенча «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты. Бүген бергә киләчәк төзибез.» Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең икенче-федераль этабы узачак.

Бөтенроссия эшкә урнаштыру Ярминкәсендә Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» теләге булган һәркемгә Әлмәт шәһәренең әйдәп баручы эш бирүчеләре белән әңгәмә уздыру мөмкинлеге биреләчәк.

Эш эзләүчеләр шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала, ярминкәдә катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән очраша, шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар мәсьәләләре буенча консультацияләр ала алачак. Шулай ук эш эзләүчеләрнең мәшгульлек хезмәте күрсәткән хезмәтләр турында белү мөмкинлеге булачак.

Сезне «Россия эше» кадрлар үзәге, Герцен ур., 86 А адресы буенча көтеп калабыз.

Белешмәләр өчен телефон (8553) 32-34-95.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International