Яңа Кәшернең тегү остасына – 90 яшь

2013 елның 27 августы, сишәмбе
Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова Яңа Кәшер авылында яшәп, 30 елдан артык гомерен интернат – мәктәптә балаларга хезмәт тәрбиясе бирүгә багышлаган Мәрьям апа Ханнанованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Мәрьям Хаҗиәхмәтовна 1923 елның 24 августында туган. Чорына карата, алдынгы карашлы гаиләдә тәрбияләнә, йөреп укырга туры килсә дә, Габдрахман урта мәктәбен уңышлы гына тәмамлый. Киләчәктә табип булу хыялы белән Казан медицина училищесына укырга керә. Тик, башкалада студент булып йөрү бәхетенә ирешә алмый, илдә башланган Бөек Ватан сугышы меңәрләгән яшьләрнеке белән беррәттән, аның да тормышын тамырдан үзгәртә. Беренче курс студентларына укырга килеп тә тормаска кушалар. Белем аласы урынга 17 яшьлек кыз “Ворошилов” исемендәге колхозның терлекчелек фермасында сөтне исәпкә алучы булып эшли башлый.

1947 елда сугыштан офицер булып кайткан Рәшит исемле егет белән танышып гаилә коралар. Кечкенәдән тырыш, матурлыкны күрә белүчән џәм максатчан холыклы Мәрьям апа Яңа Кәшердә беренче тапкыр тегү эше мастерское ачып җибәрә. “Райпотребсоюз” оешмасы составындагы әлеге тегү цехында көне – төне эш кайный, Мәрьям апаның куллары аша ничә мең кием узуын санап бетерү дә мөмкин түгел. 1963–64 елларда Мәрьям Ханнанова цехы республика буенча иң зур керем алып, беренче урынга чыга. Күп тапкырлар партия съездларына делегат итеп сайлана.

1963 елда Яңа Кәшер авылында интернат – мәктәп ачыла. Хезмәт тәрбиясенең никадәрле мөџим икәнлеген анык белгәнгә, Мәрьям апа Ханнановага мәгариф учреждениесендә цех оештырып, укучыларга тегү дәресләре алып барырга тәкъдим итәләр. 30 ел дәвамында ул интернат – мәктәптә тәрбияләнүчеләрне кисәргә, тегәргә өйрәтә, џөнәрле итә. Укучылары аңа бик рәхмәтле, күп еллардан соң да онытмыйлар, хәлен сорашып, белешеп торалар.

Мәрьям апа белән Рәшит абый 3 кыз тәрбияләп үстерәләр. Роза, Венера, Флора – өчесе дә укытучы џөнәрен сайлый. Роза Рәшитовна күп еллар Яңа Кәшер авылы Советын җитәкли, торак пункттагы үзгәрешләрдә аның да лаеклы өлеше бар.

Наҗия Хәйдәрова Мәрьям апаны тәбрик итеп яшь буынга тәрбия бирүдә аның хезмәте зур булуын билгеләп узды, Россия Президенты џәм район башлыгының котлау телеграммаларын, бүләкләрен тапшырды. Юбилярны тәбрикләргә Яңа Кәшер интернат мәктәбенең директор урынбасары Әлфия Закирова, кызлары џәм оныклары да килгән иде.

Мәрьям апа лаеклы тормыш юлы узган, хезмәте белән хөрмәткә ирешкән сабыр татар хатын–кызы. Аңа хәерле гомер телибез.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International