Статистика буенча, безнең илдә 3,6 меңнән артык урта уку йорты бар. Аларда 3,3 миллионга якын студент укый: 2 миллионнан артыгы бушлай, бюджет хисабына. Әгәр дә 2000-нче еллар башында тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның 10-12 проценты гына мәктәптән соң урта махсус уку йортларына керсә, бүген бу сан 60 процентка җитә. Бу хәзер илгә бик кирәк булган зур ресурс-һөнәри күнекмәләргә ия булырга һәм олы тормышка чыгарга әзерләнгән яшьләр. Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Профессионалитет» кадрлар әзерләүнең яңа программасы нәкъ менә шуларга исәпләнгән. Аның максаты-яшьләрне базарга кирәкле күнекмәләргә тиз һәм сыйфатлы өйрәтү. Башкача әйткәндә, илне эшче куллар, урта звено кадрлары белән тәэмин итү.