Бөтенроссия конкурсында Әлмәт балалары җиңде

2023 елның 6 июне, сишәмбе

3 июньнән 5 июньгә кадәр Мәскәүдә «Включайся» XVIII Бөтенроссия балалар медиасы фестивале узды.

Анда илнең 148 шәһәреннән 800гә якын бала катнашты. Алар конкурста 587 эш тәкъдим иттеләр.

Фестивальдә балалар өчен белем бирү программасы оештырылды: телевидение метрларыннан мастер-класслар, «йолдызлы кунаклар» белән очрашулар, конкурс эшләрен карау һәм фикер алышу һәм федераль каналларга экскурсияләр.

Конкурс җиңүчеләрен «Останкино» концерт залында бүләкләделәр. Алар арасында Әлмәт егетләре дә бар иде. Аларның тапшыруы «Барысын да белергә телим!» номинациясендә иң яхшысы дип танылды.

Егетләребезне җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International