Әлмәтлеләр каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча «кайнар линия»гә мөрәҗәгать итә алалар

2023 елның 6 июне, сишәмбе

2023 елның 9 июнендә 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак.

Республика халкының сорауларына Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе идарәче компаниясе», «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге ассоциациясе» һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының ТКХ һәм экология буенча комиссиясе әгъзалары җавап бирәчәк.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре кабул итү көнендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2023 елның 9 июнендә 13.00 сәгатькә кадәр https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm сылтамасы һәм 8 (800) 350-44-72 «кайнар линия» телефоны буенча кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International