Юбилей алды комплекслы чаралар планы үтәлә

2013 елның 23 августы, җомга
Бүген, 23 август көнне, Әлмәт муниципаль районы һәм шәһәре Советының берләштерелгән XXVII сессиясе булып узды. Чарада район башлыгы Мәҗит Салихов, аның урынбасары Наҗия Хәйдәрова, Дәүләт Советы депутатлары Гүзәл Еремеева, Николай Кольгин, 69 район, 23 шәһәр Советы депутаты, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

Көн тәртибенә 8 сорау чыгарылды. Әлмәт шәһәренең – 60, Татарстан нефтенең 70 еллыгына багышланган комплекслы чаралар планының үтәлеше, әлегә кадәр куллануга тапшырылган объектлар турындагы мәгълүмат белән башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов чыгыш ясады.( Бу хакта тулырак мәгълүматны “Альметьевский вестник” газетасының 34 нче санында укый аласыз ). Федераль-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина докладыннан күренгәнчә, агымдагы елның узган чорында район бюджеты 85 процентка үтәлгән. Средстволар план буенча кулланыла, хезмәт хакы буенча бурычлар юк.

Сессия дә муниципаль милек турындагы реестр положениясенә үзгәрешләр кертү, Рус Акташы авылындагы 19 нчы гасырга караган чиркәүне муниципалитетка тапшыру һәм башка мәсьәләләр каралды.

XXVII сессиянең икенче өлеше төрле тармакларда югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешүчеләргә, депутатларга дәүләт бүләкләре, муниципалитетның Мактау грамоталарын, “Әлмәтнең 60 еллыгы “ юбилей билгеләрен тапшыру белән тәмамланды.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International