Балалы гаиләләр өчен бердәм (универсаль) пособие алу мәсьәләләре буенча «кайнар линия»

2023 елның 30 мае, сишәмбе

2023 елның 1 гыйнварыннан түбән керемле гаиләләргә бердәм (универсаль) пособие түләнә, ул элек гамәлдә булган түләүләрнең күпчелеген бетерде. Яңа пособие алу хокукы 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләрдә һәм иртә срокларда исәпкә алынган йөкле хатын-кызларда булачак.

Пособие күләме төбәк буенча яшәү минимумының 50, 75 яки 100% тәшкил итә.
2023 елның 31 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында балалы гаиләләр өчен бердәм (универсаль) пособие алу мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак. Максат - белгечләрдән актуаль һәм файдалы мәгълүмат, кызыксындырган сорауларга җаваплар алу, шулай ук республика халкының пособие алуы белән бәйле катлаулы ситуацияләрне ачыклау.

Гражданнарның сорауларына Россия Федерациясе Социаль һәм пенсия иминияте фондының Татарстан бүлеге җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү комиссиясе рәисе һәм әгъзалары җавап бирәчәк.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре «кайнар линия» телефоны буенча 8(800)350-44-72 31 майда 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2023 елның 30 маена кадәр 23:59 сәгатькә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International