Әлмәтлеләр татар телендә исемнәрдәге һәм язулардагы хаталарны ачыклау конкурсында катнаша ала

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссия республика халкын элмә такталарында, мәгълүмат табличкаларында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм татар телендә торак йортларның аншлагларында хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс игълан итте.

Конкурс татар телен саклау һәм популярлаштыру, республика халкының игътибарын исем, язулардагы хаталар проблемасына җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International