Үзәге - шәһәр статусы булган муниципаль районнар категориясендә өченче урынны Агерҗе районы алды. Шул ук категориядә икенче урын - Әлмәт районында. Беренче урын Кукмара районына бирелә.
Үзәге - шәһәр тибындагы поселок, район үзәге, авыл статусы булган муниципаль районнар категориясендә өченче урынны Чирмешән районы биләп тора. Икенче урынны Саба районы ала. Төркемдә иң яхшысы - Биектау районы. Шәһәр округлары төркемендә икенче урынны Яр Чаллы шәһәре алды.
Шәһәр округлары категориясендә иң яхшысы - Казан шәһәре.