Мәҗит Салихов: «Бердәм хезмәт күркәм нәтиҗәләр бирә»

2013 елның 22 августы, пәнҗешәмбе
2013 ел республикабыз, шул исәптән, Әлмәт муниципаль районы һәм шәһәре өчен дә истәлекле вакыйгалар, тарихка кереп калырдай чараларга бай. Быел Әлмәт шәһәре оешуга - 60, Татарстан нефте табылуга - 70 ел тула. Соңгы 10 елда нигездән үзгәрешләр кичергән нефть башкаласының горурланырлык уңышлары, уртаклашыр тәҗрибәсе шактый. 21 август көнне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов республика һәм җирле масса күләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты.

- Без сезнең белән юбилейлар алдыннан очраштык. Татарстан Республикасы Президенты Указы белән бәйрәмнәрне үткәрү 31 августка билгеләнде. Барыгызны да бәйрәм чараларында көтеп калабыз, - диде район башлыгы журналистларга мөрәҗәгать итеп. - Соңгы дистә елда нефтьчеләр каласы танымаслык булып үзгәрде, күп тармаклы промышленность индустриясе сафка басты. Сәламәтлек саклау системасы республикадагы иң заманча үзәкләрнең берсенә әверелде. Мәгариф өлкәсендәге уңышларыбыз төзелеп куллануга тапшырылган заманча мәктәп, балалар бакчалары, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренең елдан-ел яхшыруы белән билгеләнә. Мәдәният учреҗдениеләренең эшчәнлеге буенча да без республикада һәрвакыт алдынгылар сафында, - дип дәвам итте ул. - Авыл хуҗалыгы район өчен мөһим тармакларның берсе булып тора. Аны үстерү, һәртөрле ярдәм итүгә юнәлтелгән чаралар муниципалитетның аерым игътибар үзәгендә. Спорт, тулаем республика, шул исәптән, Әлмәт җирлегендә дә иң приоритетлы юнәлешләрдән санала. Бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек күп санлы спорт объектлары, яшәү урыннарында булдырылган хоккей кортлары, универсаль уен мәйданчыклары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур этәргеч бирә. Бөтенроссия бәйгеләре нәтиҗәләре буенча, Татарстанның һәм Россиянең иң төзек шәһәрләренең берсе булып танылган Әлмәт торак төзү, шул исәптән, ипотека һәм аны куллануга тапшыруда әйдәп баручылар исемлегендә. Нефтьчеләр башкаласы республика икътисадында алдынгы урыннарны алып тора һәм тулаем төбәк продуктын формалаштыруга саллы өлеш кертә. Ул сәнәгать җитештерүе күләме, эш хакы, тормыш дәрәҗәсе буенча да Татарстанның муниципаль районнары һәм шәһәр округлары арасында лидерлык итә.

Әлмәт юбилейларны лаеклы каршылый. Татарстан Республикасы Президенты, бәйрәмнәрне оештыру комитеты рәисе, Рөстәм Миннеханов тарафыннан расланган комплекслы чаралар планын тормышка ашырып төзелеш, реконструкция, капиталь ремонт, социаль инфраструктура үсеше юнәлешендә республика, муниципаль район бюджеты, "Татнефть" ААҖ һәм башка оешма, предприятиеләрнең финанс ярдәме белән 2 млрд сумнан артык эш башкарылды. Әле бүген генә "Сетевая компания" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев катнашында яңа подстанцияне куллануга тапшырдык. Шәһәрне, нигездә, "Көнбатыш капка " микрорайонын өзеклексез электр белән тәэмин итәчәк объектны төзү 347 миллионга төште.

Каланың үсешендә, әлбәттә инде, нефтьчеләребез, шәхсән "Татнефть" акционерлык җәмгыяте зур булышлык күрсәтә. Барлык күркәм башлангычлары, ярдәме өчен әлмәтлеләр компаниянең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдиновка бик рәхмәтле. Алар тарафыннан төзекләндерелгән, төзелгән объектларны санап бетерү дә мөмкин түгел. Күптән түгел генә су-архитектура ансамбле - шарлавыклы буаларның җиденче өлеше куллануга тапшырылды. Әлеге объект шәһәрнең кабатланмас үзенчәлеге, йөзек кашы. Республикада аңа аналоглар юк.

31 август көнне "Яшьлек" микрорайонында 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп ачылачак. Учреждениедә бассейн, спорт заллары, тулысынча җиһазландырылган уку һәм хезмәт кабинетлары бар. Бүгенге көн таләпләренә тулысынча җавап бирә, – дип ассызыклады район башлыгы.

Әлмәт муниципаль районы җирлегендә искиткеч матур эш үрнәкләре күрсәткән нефтьчеләр, төзүчеләр, авыл хезмәтчәннәре, эшмәкәрләр һәм башка һөнәр ияләре яши. Уртак тырышлык, күмәк көч белән өр- яңа социаль объектлар, йортлар, юллар, парк һәм скверлар барлыкка килә. Без Әлмәттә яшәвебез белән горурланабыз. Калабыз кешеләре үз шәһәрләрен яраталар һәм барлык башлангычларны да хуплап каршы алалар. Уртак хезмәт күркәм нәтиҗәләр бирә.

Районның социаль һәм икътисади тормышына кыскача күзәтү ясаганнан соң, аралашу җанлы әңгәмә форматында дәвам итте. Башкала журналистларын "Халык контроле" республика программасы, киләчәктә шәһәрнең кайсы юнәлештә үсәчәге, нефть промышленностеннән кала эшмәкәрлекне үстерүгә кагылышлы сораулар кызыксындырды. Матбугат конференциясе Әлмәт муниципаль районы тормышын массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктырткан журналистларга "Әлмәтнең 60 еллыгы" юбилей билгеләрен, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшыру белән дәвам итте.

Очрашу ахырында район башлыгы матбугат вәкилләренә объектив һәм оператив эшчәнлекләре өчен рәхмәт әйтте. Рәсми өлештән соң республика журналистлары өчен шәһәр буйлап экскурсия оештырылды. Алар паркта, шарлавыклы буаларда булдылар
.
Соңгы елларда яңарыш кичергән Кама - Исмәгыйль авылы республика журналистлары өчен оештырылган сәяхәтнең соңгы тукталышы булды. Җирлек башлыгы Рауль Дәүләтов торак пункттагы үзгәрешләрдә авылның депутаты Илшат Вәлиев ярдәме зур булуын билгеләп үтте. Соңгы вакытларда гына куллануга тапшырылган күпер, асфальтланган юллар, заман таләпләренә җавап бирерлек авыл Советы бинасы, мәдәният йорты, ремонтланучы мәктәп, чыннан да, халыкның тормыш- көнкүрешен күпкә уңайлы һәм ямьле итә.

Фәрдия ХӘСӘНОВА
«Альметьевский вестник» газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International