Эшлекле дүшәмбе

2023 елның 16 мае, сишәмбе

15 майда Әлмәт муниципаль районының атналык планеркасы узган атнага йомгак ясаудан башланды. Киңәшмәне ачып, район башлыгы Тимур Нагуманов май бәйрәмнәре вакытында шәһәрнең барлык хезмәтләренең яхшы оештыру эшен һәм әлмәтлеләрнең активлыгын билгеләп үтте. Алдан исәпләүләр буенча бәйрәмдә 50 меңнән артык кеше катнашкан.

Аннары район башлыгы Башкарма комитет һәм ведомство хезмәткәрләре өчен өстенлекле юнәлешләрне билгеләде. Аларның берсе-әлмәтлеләрне контракт буенча хезмәткә җәлеп итү эшен активлаштыру һәм теләүчеләр өчен уңайлырак медицина-диагностика тикшеренүләрен оештыру.

Планеркада район башлыгы шулай ук төзелеш тармагындагы күләмнәрне һәм темпларны көчәйтергә кушты.

- Безнең шәһәр буенча объектлар бик күп: юллар, мәгариф объектлары, "Безнең ишегалды" программасы, иҗтимагый зоналар. Безгә, иң мөһиме, вакытны упәм итмәскә һәм технологияләрне төгәл үтәргә кирәк, - дип билгеләп үтте Тимур Нагуманов.

Планеркада булачак бәйрәмнәргә әзерлек эшләре турында фикер алыштылар. Гомумшәһәр Сабантуе быел 11 июньгә планлаштырылган, ә 10 июньдә милли бәйрәм районның авыл җирлекләрендә билгеләп үтеләчәк. 12 июнь-Россия көне. Бөтенроссия масштабындагы спорт ярышлары да июнь аенда узачак.

Планеркада төп доклад белән Әлмәт РГВО ДБУ баш ветеринария табибы Реваль Мөхәммәтҗанов чыгыш ясады.

Чыгышның төп темасы 2023 елның 1 сентябренә кадәр мөгезле эре терлекләрне мәҗбүри маркировкалау һәм исәпкә кую һәм кыргый хайваннар арасында котыру авыруын кисәтү булды.

Планерка ахырында район башкарма комитетының оештыру бүлеге башлыгы Светлана Саматова киләсе атнага план тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International