Экологик өмәләр Әлмәтне чистарак һәм уңайлырак итәргә ярдәм итә

2023 елның 13 мае, шимбә

Әлмәттә экологик икеайлык 13 майда узган гомумшәһәр өмәсе белән дәвам итә. Бу инде шәһәр һәм район территориясендә дүртенче зур җыештыру.

Шимбә иртәсе җылы һәм кояшлы булып чыкты. Сәгать 9дан Шевченко урамындагы гараж кооперативының өч участогында һәм шәһәр сусаклагычында техника шаулый. Территорияне җыештыруга Башкарма комитет хезмәткәрләре, предприятие хезмәткәрләре, студентлар һәм волонтерлар чыкты.

Гараж кооперативының бүлеп бирелгән участоклары җитди эш таләп итә. Өмәдә катнашучыларга махсус техника ярдәмендә территорияне чүп үләннәреннән, ташлардан һәм чүп-чардан азат итәргә туры килде. Махсус урнаштырылган колонкалардан яңгыраган көчле музыка яхшы кәеф тудыра, ә коллектив рух куелган бурычны үтәргә ярдәм итә.

Бүген экологик өмә кысаларында территорияне җыештыруга 300 кеше чыкты, 15 берәмлек техника җәлеп ителде. Каты көнкүреш калдыклары полигонына 300 куб. чүп чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International