Акташ участок хастаханәсе өчен яңа тормыш

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

«Татнефть» ААҖнең грантлары» программасын тормышка ашыру кысаларында Әлмәт муниципаль районының Рус Акташы авылында Акташ участок хастаханәсен ремонтлауга керештеләр.

Акташ участок хастаханәсе-Әлмәт РҮХнең амбулатор-поликлиника һәм беркетелгән халыкка стационар медицина ярдәме күрсәтүче структур бүлекчәсе. Хастаханә бинасында беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүче бүлекчә, тәүлек әйләнәсе 13 урынлык стационар, 4 урынлык көндезге стационар урнаштырылган. Хастаханә 11 беркетелгән авылдан 6700 кешегә хезмәт күрсәтә.

Хастаханә бинасы таштан ике катлы, 1956 елда төзелгән. Хәзерге шартлар, бинаның тузганлыгы, инженерлык челтәрләренең авариялелеге халыкка сыйфатлы һәм уңайлы беренчел медицина-санитар һәм махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирми. Куелган бурычларны хәл итү өчен капиталь ремонт үткәрү һәм техник базаны яңарту юлы белән хастаханәне тулысынча модернизацияләү кирәк.

«Татнефть» ААҖ грант проектын тормышка ашыру кысаларында төзелеш-монтаж эшләрен башкару, инженерлык челтәрләрен алыштыру, үзәкләштерелгән канализациягә тоташтыру, фасадны төзекләндерү, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен уңайлы мохит булдыру һәм медицина җиһазлары, инвентарь, оргтехника, мебель һәм навигация белән җиһазландыру планлаштырыла.

Хәзерге вакытта Акташ хастаханәсендә демонтаж эшләре алып барыла. Капиталь ремонт этаплап үткәрелә, шуңа бәйле рәвештә амбулатор медицина ярдәме күрсәтү элекке режимда кала, стационар пациентлар, кирәк булганда, тәүлек әйләнәсе РҮХ стационарына госпитализацияләнәләр.

Проектны гамәлгә ашыруның гомуми бәясе 45 млн.сумнан артык. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International