Галеев урамында яңа аллея барлыкка киләчәк

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Ел саен үткәрелә торган Әлмәт Беренче Майның аерылгысыз өлеше булып агачлар утырту тора. Бүген «Алсу» микрорайонында, «Адымнар-Әлмәт» полилингваль гимназиясе янында район башлыгы Тимур Нагуманов, профсоюз оешмалары җитәкчеләре, волонтерлар бердәм команда белән зур агачлар утырттылар.

Алсу микрорайоны шәһәрнең иң күп халык яшәгән территориясе булып санала. Биредә берничә балалар бакчасы, заманча мәктәп, сәламәтлек саклау объектлары урнашкан. Ренат Галиев урамындагы аллеяда 119 пирамидалы тополь һәм 26 декоратив алма агачы утырту планлаштырыла.

Әлмәтлеләр үз шәһәрләрен яраталар һәм бергә кайгырталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International