Әлмәттә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узды

2023 елның 29 апреле, шимбә

29 апрельдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Әлмәт муниципаль районы урман фонды территориясендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узды.

Бакчага нигез салуда шәһәр халкы, предприятиеләрнең яшь хезмәткәрләре, эко-активистлар һәм студентлар катнашты. 1,5 гектар урман участогында йөздән артык ирекле 6000ләп ясен үсентесе утыртылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International