«Автобус» профилактика чарасы барышында Әлмәттә массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә һәм ачыклауга, шулай ук транспорт хезмәтләрен законсыз күрсәтүгә һәм ташуларның тиешле куркынычсызлык дәрәҗәсен, шул исәптән җиңел такси автомобильләрен тәэмин итмәүгә юнәлдерелгән рейд үткәрелде.
Әлеге операция барышында 21 автобус тикшерелгән һәм 8 хокук бозу ачыкланган. Мәсәлән: куркынычсызлык каешларын куллану буенча - 5, техник төзексезлек - 1, техник карау картасы булмау - 1, техник төзексезлек аркасында автобус «БДД» ГБУның махсус тукталышка алып кителгән - 1.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәрттеләр.