Май бәйрәмнәренә «Содружество» ППК полигонында өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнә

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Май бәйрәм көннәренә өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнә:

  • 1 һәм 9 майда Ижау - Кез - Ижау һәм Яр Чаллы - Бөгелмә - Яр Чаллы элемтәсе белән;
  • 8 һәм 9 майда Казан – Йошкар-Ола – Казан һәм Йошкар-Ола – Яранск – Йошкар-Ола элемтәсе белән.

30 апрельдә һәм 7 майда Яр Чаллы – Бөгелмә – Яр Чаллы һәм Ижау – Кез – Ижау шәһәр яны поездлары йөрү ешлыгы үзгәрә.

Шулай ук май бәйрәм көннәрендә пассажирларга уңайлы булсын өчен шәһәр яны поездлары составы арта:

  • Казан - Түбән Новгород - Казан;
  • Казан - Сосновка - Казан;
  • Казан - Кизнер - Ижау;
  • Ижау- Кизнер - Казан;
  • Ижау - Түбән Кама - Ижау;
  • Ижау - Ува - Ижау.

Шәһәр яны поездлары йөрү графигындагы барлык үзгәрешләр буенча тулы мәгълүмат алырга мөмкин:

• 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча;

• «РЖД пассажирларга»  мобиль кушымтасында;

• «Содружество» шәһәр яны компаниясе сайтында – https://sodruzhestvoppk.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International