Әлмәттә бакчаларга автобус йөрүләре башлана

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

2023 елның 1 маеннан 30 сентябренә кадәр 5С, 7С маршрутлары буенча «Әлмәт транспорт идарәсе» МУП көче белән халыкны бакчачылык җәмгыятьләренә йөртү яңартыла.

Хәрәкәт маршруты:

5С (сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә) - Мәшгульлек үзәге (ТЦ «ЕвроДом») - Автовокзал - Р.Фәхретдин -  Хәрби комиссариат - «Слива» бакчачылар җәмгыяте - Хәрби комиссариат - Р. Фәхретдин - Автовокзал -  Сөт комбинаты - «Елховнефть» НГЧИ - Медицина училищесы - «Ямашнефть» НГЧИ - «Әлмәт торба заводы» АҖ -  Шәһәр яшелләндерү хуҗалыгы - «Ивушка» бакчачылар җәмгыяте - «Вишня» бакчачылар җәмгыяте - «Яблочко» бакчачылар җәмгыяте.

7С (чәршәмбе, җомга, якшәмбе) – «Радиоприбор» ААҖ – Төзүчеләр проспекты – «Шифа» сәүдә үзәге - «Транснефть Кама буе» АҖ – ҮРХ – СТО – 15нче мәктәп – ДОК – С/о «Облепиха» бакчачылар җәмгыяте - «Татнефть - УРС» – «Әлмәт металл базасы ҖЧҖ – «Промтранс - А» ҖЧҖ – Көньяк – Көньяк 2 – «УПНП һәм КРС» АҖ.

Троллейбуслар 7:00, 9:00, 11:00, 13:00, 15:00, 17:00 сәгатьтә җибәреләчәк.

Юл йөрү бәясе - 30 сум, ташламалы юл йөрү билетлары гамәлдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International