Тиздән объект яңа «Фабрика» яшьләр үзәгенә әвереләчәк. Бу урын теләсә кайсы яшьтәге шәһәр халкының ялын үткәрү өчен күп функцияле заманча киңлек булачак.
Монда бик күп кызыклы нәрсәләр булачак: тавыш яздыру студиясе, хореография залы, фотостудия, лекторий, коворкинг, кечкенә кафе барлыкка киләчәк. Бинаның үзәге - Black box киң максатлы зур залы, анда концертлар, театр тамашалары, дискотекалар һәм фильмнар караулар үткәрелергә мөмкин.
Проект җиңгән грант һәм ТР Раис ярдәме белән тормышка ашырыла.