Әлмәттә Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуны билгеләп үттеләр

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Ел саен 26 апрельдә татар дөньясы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган Туган тел көнен бәйрәм итә.

Шагыйрьнең 137 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Әлмәттә берничә чара узды: мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында укучылар конкурслары оештырылды, Г.Тукай исемендәге скверда «Красное перо» әдәби берләшмәсендә катнашучыларның чыгышларын тыңларга, татар халкының бөек улының тормышына һәм иҗатына багышланган китаплар, балалар плакатлары күргәзмәсе белән танышырга мөмкин иде.

Бу кояшлы көнне шагыйрьне искә алу өчен аның исемендәге скверга язучылар һәм шагыйрьләр, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм сәнгать осталары, мәктәп укучылары, укытучылар килде.

Тантаналы чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов катнашты.

Үз чыгышында ул милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында бу бәйрәмнең аеруча әһәмиятле булуын билгеләп үтте.

- Габдулла Тукай-бөек шагыйрь, бөтен татар халкының тарихы һәм язмышы символы. Үзенең кыска гомерендә ул татар һәм дөнья әдәбиятын баеткан бик күп үз әсәрләрен иҗат итә, ә тәрҗемәче сыйфатында татарларга Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Кольцов һәм башка күп кенә бөек рус шагыйрьләренең шигъри сүзләрен җиткерә. Шагыйрь мирасы һәрвакыт безнең белән яши һәм яшь буынга тапшырыла, - диде район башлыгы.

Ул педагогларга, тәрбиячеләргә, иҗади интеллигенция вәкилләренә туган телне һәм традицияләрне саклаган, үстергән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Митинг Әлмәт шагыйрьләре һәм язучылары чыгышлары белән дәвам итте, Әлмәт татар драма театры актерлары театральләштерелгән тамашалар күрсәттеләр. Бәйрәмдә катнашучылар бергәләп «И туган тел» җыр-гимнын башкардылар һәм Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International