Ихтирамга һәм хөрмәткә лаек шәхес

2013 елның 19 августы, дүшәмбе
Тиздән Әлмәт шәһәре оешуга 60 ел тула. Нефтьчеләр башкаласының үсешен район, аның тирә - ягындагы авыллардан башка күз алдына китереп булмый. Чөнки, Әлмәтнең бүгенге торышы, беренче чиратта, район һәм шәһәрдә яшәп, озак еллар хезмәт иткән фидакарьләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. 22 август көнне үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп узучы Наҗия Шәмсулловна Мәүлетбаева тарихта лаеклы урын алган мөхтәрәм шәхесләрнең берсе. Ул күп кенә дәүләт бүләкләренә ия, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исеме бар.

Әлмәт районының капкасы булган Габдрахманда 25 елдан артык авыл Советы рәисе булып эшләгән ханымның төбәгебезгә күп танылган шәхесләрне биргән авылның республикада гына түгел, Россия күләмендә танылу алуына ирешкән күтәрелеш еллары нәкъ менә ул эшләгән чорларга туры килә.

Наҗия апа Габдрахман авылы кызы. Әтисе сугышка киткәнче колхозда ветеринар булып эшли, әнисе Вазифа төрле эшләрдә йөри. Гаилә башлыгы сугышка алынганда Наҗия апа 3 яше дә тулмаган сабый булып кала, ә сеңлесе әтиләре сугышка китеп 1 ай торгач кына дөньяга килә. Балачагы сугышның иң үзәк өзгеч, иң авыр чорлары буларак кына хәтерендә калган. Гаиләдә башка ир-ат булмаганлыктан, бәләкәй арба тартып малтуарга азык әзерләү, умарта тоту мәшәкатьләре дә яшүсмер кызлар җилкәсенә төшә. Әбиләре Иркәсылу апа да 100 яшькә җиткәнче килене Вазифа тәрбиясендә гомер кичерә.

Үткенлеге, тырышлыгы булса да, 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, алга таба белем алу турында хыялланмый да Наҗия, чөнки белә, әнисенең аны укытырлык мөмкинлеге юк. Ә язмыш җилләре аны барыбер читкә алып чыгып китә. Иркутск шәһәрендә очучы булып хезмәт итүче Тайсуган авылы егете Әмир белән очраша башлыйлар һәм тормышка чыгып шунда күчеп китә. Тик яшь гаиләнең бәхете озакка бармый. Кияүгә чыгып 1 ел да 8 ай гына яшәп калырга өлге-рәләр, Әмир вертолет белән авиакатастрофага эләгеп, тайга өстендә янып үлә. Фатирларын, булган әйберләрен калдырып, иренең үле гәүдәсен алып киредән туган якларына кайта ул. Озак та үтми, улы Амур дөньяга килә.

Шуннан ары туган авылыннан озакка китәргә туры килми Наҗия апага, хезмәте дә, тормышы да Габдрахман белән бәйле.

Вакытлыча гына булса да дип, яшь ханымны авыл Советында хәрби учет өстәлен(ВУС) алып барырга чакыралар. Җаваплылыгы, кешеләр белән тиз уртак тел табып эшли белүе җитәкчелек игътибарыннан читтә калмый, билгеле. 1971 елда Наҗияне секретарь итеп күчерәләр, ә инде тагы бер елдан, яшь булуына карамастан, Наҗия Мәүлетбаевага Габдрахман авыл Советы рәисе вазифасын ышанып тапшыралар.

Әлеге эшнең бөтен җаваплылыгын үз җилкәсендә тоеп, тырышлык белән башкара ул. Ни генә дисәң дә, Әлмәт районының капкасы булган, нефть төбәгендә хезмәт куючы бик күп күренекле шәхесләрне биргән авыл бит ул Габдрахман.

- Ул вакытларда авыл җирлекләрендәге барлык эшләрне депутатлар белән берлектә алып бара идек. Район, өлкә, РСФСР Советына депутатлар сайлыйбыз, аларга наказлар бирелә. Һәр кем үз эшенә җаваплы карап, намус белән башкарды. Аннары авылыбыздан чыккан җитәкчеләр дә бик күп ярдәм иттеләр. Совет урамындагы беренче тротуарларны Энгель Закиров салдырды. Әсгать Тәхаветдинов, Байкал Вахитов, Инсаф Мәхмүтов, Вил Сафин, Илдус Әхмәтшин һәм ул чорларда эшләгән бик күп җитәкчеләрне санап үтәргә мөмкин булыр иде, -дип искә ала Наҗия апа.

Аның сүзләренә караганда, "Иркеннефть" (җитәкчесе - Миргазиян Таҗиев), "Миннебай газ эшкәртү заводы" (җитәкчесе - Хәниф Камалов) авылны төзекләндерү, халыкның - тормыш-көнкүрешен яхшырту юнәлешендә иң беренче ярдәмчеләр булганнар.

Наҗия апа Мәүлетбаева 25 ел дәвамында Габдрахман авылы Советын җитәкли. Ике дистәдән артык вакыт эчендә, беренчеләрдән булып, гомуми тырышлык белән урта мәктәп бинасы, балалар бакчасы, административ бина, медпункт төзелеп куллануга тапшырыла. «Әлеге учреждениеләрнең җитәкчеләре булган Мөэминов Рәфыйк, Икътисамов Җәүдәт, Усманова Нәкыя, Минһаҗева Гөлсем, Шәфыйкова Әлфия, Кадыйрова Ләйлә һәм башкалар белән һәрвакыт аңлашып, ярдәмләшеп эшләдек», дип сөйли элеккеге рәис.

Авылның күтәрелеш чоры кичерүендә "Ярыш" колхозы рәисе Самат Әхтәмовның роле зур булуын ассызыклый Наҗия апа. "Нинди генә проблема булмасын, башта аның белән киңәшләшәм, уртага салып сөйләшәбез, булдыра алганын бергәләп хәл итәбез. Аннары гына районга шалтыратабыз, "- дип искә ала ул әлеге чорларны.

Наҗия апа рәис булып эшләгән 25 ел вакыт эчен-дә авыл тарихының алтын елъязмасына керердәй күп кенә вакыйгалар була. Халыкның рухи ихтыяҗын канәгатьләндерүдә яшь талантларны үстерү, аларга җан азыгы бирү белән дә ихтирам казана. Авылның үз шагыйрьләре, язучылары, җыр-бию, сүз осталары, рәссамнары үсеп чыга. Мәдәният йорты каршында оешкан "Авылым йолдызлары" җыр һәм бию ансамбле ике тапкыр Мәскәүгә барып Кремльнең Съездлар сараенда концертлар бирә. 1973 елда авылны тулысынча газлаштыру эше башлана, урамнарга ут, су линияләре сузыла. Социалистик ярышта Габдрахман авылы РСФСР күләмендә ике тапкыр 1 нче, бер тапкыр 2 нче урынга чыга. Республика күләмендә һәрвакыт алдынгылардан санала,үрнәк авыл җирлеге булып тора. Шунлыктан, кунакларның да төрлесен күрергә, каршы алырга туры килә. Россия Президенты Борис Ельцин да булып китә Габдрахманда.

Олыны олы, кечене кече итеп, авыл халкы белән уртак тел табып, аңлашып һәм нәтиҗәле итеп эшли белә Наҗия Шәмсулловна. Шуңа да ул Габдрахманның гына түгел, районның да иң абруйлы кешесе. Шушы көннәрдә генә калабызның юбилее уңаеннан дәүләт һәм муниципаль хезмәте ветераннары белән булган очрашу вакытында район башлыгы Мәҗит Хаҗипович Салихов аңа "Әлмәтнең 60 еллыгы" юбилей билгесен тапшырды.

Туган авылы Габдрахманда эшләвенә, яшәвенә сөенеп гомер кичерә Наҗия апа."Авылыбыз елдан-ел төзекләнә, матурлана бара.Шәһәрдән бер дә ким түгел. Шәфәгать Фахразовичка рәхмәт, нефтьчеләрнең ярдәмен һәрвакыт тоеп яшибез," - ди ул. Лаеклы ялга чыкканнан бирле, инде 20 елга якын ветераннар Советын җитәкли, өлкәннәр тормышының уртасында кайный.

Улы Амур, кызы Лена, оныклары белән матур, түгәрәк гаилә булып яшәүче, әле дә актив тормыш алып баручы бу ханым, чын мәгънәсендә, ихтирамга һәм хөрмәткә лаек. 75 яшьлек юбилее уңаеннан без дә мөхәррият һәм күп санлы укучыларыбыз исеменнән Наҗия Шәмсулловнаны тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, яхшы кәеф, яшәү дәрте өстәрлек уңышлар телибез. Авылдашларыгызның ихтирамын, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп яшәгез.

Фәрдия ХӘСӘНОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International