Ана капиталының 8000 нче дәүләт сертификаты тапшырылды

2013 елның 19 августы, дүшәмбе
14 август көнне Пенсия фонды идарәсендә ана капиталының 8000 нче дәүләт сертификатын тапшырдылар. Әлеге документка Галия Усманова ия булды.

Ана капиталы турындагы Указга кул куелганнан бирле, гаиләдә бала туу шатлыклы вакыйга гына түгел, икътисадый яктан файдалы да була башлады. 2007 елдан башлап бирелә торган дәүләт ярдәме бүгенге көндә 408 мең 960 сум тәшкил итә. Закон буенча ана капиталы икенче һәм аннан соңгы туган балалар өчен бирелә. Әлеге средстволарны бары тик өч юнәлештә: балаларга белем бирүгә, торак төзүгә, әни кешенең пенсиясен арттыруга кулланырга мөмкин. Пенсия фондының Әлмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Бикмансурова сүзләренә караганда, ана капиталы алган 8000 гаиләнең 58 %ы гына акчалардан файдаланган. Төзелешкә алучылар саны елдан-ел арта бара, ә менә пенсиясен арттыруга тотарга беркем дә теләк белдермәгән. Күпләр акчаларның артуын көтә, туздырырга ашыкмый.

Пенсия фондының актлар залында узган чарага 9 гаилә килгән иде. Күбесе нәниләрен дә үзләре белән алганнар. Алар уянмасын дип, тыныч кына сөйләшергә туры килде. 8000 нче ана капиталы сертификатына ия булган Галия Усмановага дәүләт ярдәме икенче бала өчен бирелгән.

– 8000 нче булып ана капиталына ия булырмын дип уйламаган идем, көтелмәгәнрәк хәл булды. Белгәч бик сөендек, әлеге сан уңыш, муллык, тынычлык китерсен дип юрыйбыз. Гаиләбездә ике кыз үсә. Төпчегебез Земфирага 5 ай. Әлегә акчаларны нинди максатта тотачагыбызны хәл итмәдек.

Чарага парлап килгән бердәнбер гаилә – Лотфуллиннар бик теләп журналистлар белән аралашты. Политехника техникумында белем алган яшьләр ике ел очрашып йөргәннән соң язылышалар. Беренчеләре – улларына ике яшь, нәни кызларына – 5 ай. Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга юнәлдерәчәкләр.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International