2023 елның 27 апрелендә бөтен Россия буенча төбәк мәйданчыкларында, чит илләрдә, шулай ук онлайн рәвештә диктантпобеда.РФ сайтында бишенче юбилей «Җиңү диктанты» узачак. Бу Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына Халыкара тарихи акция.
«Җиңү диктанты» акциясе 2019 елда «Тарихи хәтер» партия проекты кысаларында эшли башлады. Диктант яшьләрдә, шулай ук Россия һәм чит ил гражданнарында илебезнең героик үткәне вакыйгаларына кызыксыну уятырга тиеш. Бу Бөек Ватан сугышы тарихына кагылышлы белемнәрне тикшерү мөмкинлеге.
Әлмәт муниципаль районында Җиңү диктанты 3 нче һәм 12 нче мәктәп базасында узачак. 12.00 сәгатьтә башлана. Җиңү диктантын язу вакыты - 45 минут.
Җиңү диктанты 25 биремнән тора, шуларның 15е җавап вариантын сайлауны һәм 10 бирем кыскача җавап бирүне күздә тота.
«Җиңү диктанты» алдыннан җиңүдиктанты.рф порталында катнашучыларга биремнәрне үтәүгә әзерләнергә ярдәм итүче тренировка тестлары басылып чыкты. Алар барысы да Россия тарихи җәмгыятенең (РИО) профессиональ эксперт-тарихчылары тарафыннан төзелгән.
Җиңү диктантын үткәрү турында өстәмә мәгълүмат https://диктантпобеды.рф рәсми сайтында урнаштырылган.