«Тикшерелгән бизнес» ресурсы турында

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Контроль (күзәтчелек) органнарының профилактик эшчәнлегенең мөһим элементларының берсе булып эшкуарлык субъектларына контроль (күзәтчелек) законнарын үтәү өлкәсендә хаталарны кисәтү буенча чаралар турында мәгълүмат бирү тора, ул, шул исәптән, «Тикшерелгән бизнес» эшкуарлар өчен контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге турында мәгълүмат порталында шундый мәгълүмат урнаштыру юлы белән дә гамәлгә ашырыла.

«Тикшерелгән бизнес» ның контроль (күзәтчелек) органнары белән хезмәттәшлеге җайга салынган, алар проблемалы мәсьәләләрне җентекләп аңлаталар, еш оярый торган бозулар һәм аларны булдырмау ысуллары турында мәгълүмат белән уртаклашалар. Шуның аркасында бүген provbiz.ru сайтында тикшерүләр узу буенча гамәли киңәшләр белән уникаль файдалы белем базасы тупланган. Порталда 1 300 еш очрый торган бозу һәм аларны булдырмау ысуллары, 40 төр контроль буенча интерактив чек-листлар (эшмәкәрләр үз-үзләрен тикшерү өчен) бар. Шулай ук сайтта тикшерү барышында барлыкка килгән тормыш ситуацияләре буенча 1 300дән артык сорау-җавап җыелган.

Мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү бирү буенча типовой бланкта урнаштыру өчен интернет-ресурсның QR коды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International