Бүген, 25 апрельдә, Радоница көнендә, Әлмәтнең 5 һәм 7 нче православие зиратларына автобуслар йөриячәк.
Алар 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр 1 сәгать аралыгында йөриячәк. Транспорт «Автовокзал» тукталышыннан («Корона» сәүдә үзәге каршындагы «Маргаритка» чәчәк кибете) китәчәк.