Безнең чиксез илнең теләсә кайсы шәһәрендә караучысыз этләр кебек күренеш бар. Кеше дүрт аяклы дуслар белән ничек яхшы мөнәсәбәттә булмасын, агрессив этләр белән очрашу куркынычы бар. Үзеңне һәм аеруча балаларны саклар өчен, этләр белән очрашканда куркынычсыз тәртип нигезләрен сакларга кирәк.
1. Эт белән очрашканда тынычлык сакларга тырышыгыз, курыкмагыз.
2. Беркайчан да качмагыз. Кулларыгызны селкетмәгез. Артыгыз белән борылмагыз.
3. Ярдәм сорагыз.
4. Беркайчан да этләрне мыскыл итмәгез.
5. Этнең күзләренә карамагыз.
6. Әгәр дә ул йоклый, ашый, көчекләр белән йөрсә, эт янына бармагыз.
7. Әгәр эт утыра икән, ул һөҗүмгә әзерләнә, үзегез белән эт арасына капчык, рюкзак, куртка куегыз, яки яңагыгызны күкрәгегезгә кысыгыз һәм терсәкләрегезне алга куегыз.
8. Әгәр дә эт сезне аяктан екса - йөзегезне аска төшерегез, аякларыгызны бергә куегыз, кулларыгыз белән муеныгызны һәм башыгызны каплагыз.
9. Әгәр дә эт тешләсә - шунда ук медицина ярдәменә мөрәҗәгать итегез!
Караучысыз этләрне тоту буенча оператив чаралар күрү өчен шәһәр халкы «Халык контроле» ГИС системасында һәм 37-55-47 телефоны буенча яки Әлмәт шәһәре, Тукай проспекты, 9а йорт адресы буенча яшәү урыннарын, йортсыз этләрнең санын һәм тышкы тасвирламасын күрсәтеп гаризалар җибәрә ала.