«12 нче номерлы мәктәп» МБОУнең 8 «А» сыйныфы коллективы «Дуслык сыйныфы серләре» республика конкурсында 3 урын алды.
Бу җиңү белән әлеге конкурста актив катнашкан иҗтимагый совет әгъзасы Вита Петровнаны да котлыйбыз.
ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин тарафыннан бүләкләү 20 апрельдә Кукмарада оештырылды.
Тиздән дус 8 «А» сыйныфы диңгезгә барачак!