Өмәгә бөтен район чыкты: муниципаль хезмәтләр, «Татнефть» ААҖнең структур бүлекчәләре, идарәче компанияләр, мәгариф учреждениеләре, ТОСлар, эшмәкәрләр һәм шәһәр предприятиеләре.
Җыештыруда барлыгы 8300 кеше һәм 200дән артык берәмлек техника җәлеп ителде. Каты көнкүреш калдыклары полигонына 1080 куб. м. чүп чыгарылды.
1 апрельдән каты көнкүреш калдыклары полигоны санитар-экологик икеайлык кысаларында җыелган 4500 куб. м. калдыкларны кабул итте.
Бергәләп районны кышкы тузаннан чистарттылар. Өмәдә катнашучыларның барысына бик зур рәхмәт белдерелә.