15 апрельдә Әлмәт шәһәренең «Мирас» спорт комплексында спортның Көч төрләре буенча Татарстан Республикасы пауэрлифтинг милли ассоциациясенең Ачык чемпионаты узды.
Бу ярышларда республиканың 16 шәһәреннән һәм якын-тирә төбәкләрдән 110 спортчы катнашты. Яшь төркемнәрендә чикләүләр булмады. Ярышларда иң кечкенә катнашучыга 10 яшь, иң өлкән катнашучыга 83 яшь, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар чыгыш ясаган.
Ярышларны оештыручылар «Татнефть» хәйрия фондына ярышларны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерәләр. Ярышлар тәмамланганнан соң төзелгән җыелма команда Сочи шәһәренә 2023 елның 10-12 июнендә узачак Европа чемпионатына барачак.