Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Әлмәт халкына агымдагы елның 12 апреленнән 10 маена кадәр «Татарстан Республикасында халыкның компьютер грамоталылыгы» дигән социологик тикшеренү үткәрү турында хәбәр итә.
Сораштыру Татарстан Республикасы гражданнарының компьютерда грамоталылык дәрәҗәсен өйрәнү һәм компьютер технологияләрен куллану дәрәҗәсен бәяләү максатларында үткәрелә.
Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «Халыкны һәм бизнес вәкилләрен сораштыру» бүлегендә онлайн анкета сораштыру үткәрү аша башкарыла, сораштыруга сылтама: https://mert.tatarstan.ru/kompyuternaya-gramotnost-naseleniya-v-respublike.htm.