Эшлекле дүшәмбе

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Башкарма комитет җитәкчесе Айдар Каюмов планерканы узган атнага йомгак ясаудан башлады.

5 апрельдә «Казан Экспо» мәйданчыгында Энергетика һәм Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы старт алды. АМР «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыруда актив катнашканы һәм 2022 ел йомгаклары буенча энергияне саклауның һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыруның иң яхшы күрсәткечләренә ирешкәне өчен «Муниципаль берәмлекләр» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

Шулай ук Айдар Каюмов янгын куркынычы чоры турында искә төшерде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм җирлек башлыкларына әлеге мәсьәлә буенча контрольне көчәйтергә кушты.

Аннары «Предприятие эшчәнлеге турында» доклад белән «Әлмәт транспорт идарәсе» МУП җитәкчесе Таҗетдинов Решат Акрамович чыгыш ясады.

Планерка ахырында Роза Афлятунова анда катнашучыларны атналык гомумшәһәр планеркасы протоколы буенча йөкләмәләрнең үтәлеше белән таныштырды һәм киләсе атнага план тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International