ТР сәламәтлек саклау министры Әлмәттә

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

31 мартта ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин эш визиты белән Әлмәттә булды. Район башлыгы Тимур Нагуманов һәм сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Ренат Шакиров министрны Әлмәт районының сәламәтлек саклау объектларында озатып йөрделәр. Алар республиканың көньяк-көнчыгышындагы 10 район хезмәт күрсәтү зонасы булган онкология диспансерында булдылар. Әлмәт район үзәк хастаханәсендә министр масштаблы капиталь ремонт барышы һәм яңа кабул итү-диагностика бүлеге төзелеше белән танышты.

Аерым торган яңа корпус заманча стандартларга туры китереп төзелә, анда 4 мең кв.метр мәйданлы өч кат булачак.

Беренче катта ике инфекцион бокслы кабул итү-диагностика бүлеге планлаштырыла. Башка катларда өч операция залы һәм ун дүрт урынлык реанимация. Министр шулай ук поликлиниканың һәм район хастаханәсе стационарының гамәлдәге өлешен карады.

Аннары делегация Әлмәт районара күп профильле хастаханәсенә килде. Планлаштырылган иң заманча һәм югары технологияле перинаталь үзәк өчен әзерләнгән мәйданчыкны карадык, проект һәм төзелеш сроклары турында фикер алыштык. Реанимация бүлегендә һәм кабул итү-диагностика бүлегендә булдык, операблокта булдык, анда гибрид операция бүлмәсен карадык.

Әлмәт районара күп профильле хастаханәсе хезмәткәрләренең медицина советы утырышының пленар өлеше актлар залында узды. 2022 елда «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медицина-санитар өлешенең эш нәтиҗәләре белән баш табиб Гөлсинә Шәмсиева таныштырды.

Баш табиб билгеләп үткәнчә, төп бурычларны тормышка ашыру коллективтан югары профессионализм, мәрхәмәтлек һәм максатчанлык планкаларына туры килүне таләп итә.

«Татнефть» ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев үз чыгышында нефтьчеләрне сәламәтләндерүдә районара күп профильле хастаханәнең ролен билгеләп үтте һәм «Татнефть» компаниясенең киләчәктә дә нефть районнарында гына түгел, бөтен республикада яшәүчеләрнең сәламәтлеген һәм гомер озынлыгын яхшыртуга юнәлдерелгән төрле программаларны гамәлгә ашырачагына ышандырды.

- Сәламәтлек саклау учреждениеләренең үзара хезмәттәшлеге бик мөһим. Әлмәт яки якын районнарда яшәүчеләр өчен хастаханәнең кайсы ведомствога каравы мөһим түгел. Безнең өчен иң мөһиме-кешеләргә уңайлы шартларда вакытында, квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү. Уртак тырышлык белән без моны хөкүмәт ярдәмендә «Татнефть» компаниясе тормышка ашырачакбыз, районда барлык шартлар да тудырылган,- дип ассызыклады район башлыгы Тимур Нагуманов.

Сәламәтлек саклау министры «Татнефть» ААҖнең медицина-санитария бүлеге эшчәнлеген югары бәяләде һәм районара күп профильле хастаханә буларак, көньяк-көнчыгыш халкына медицина ярдәмен оештыру буенча стратегик бурычлар тагын да артачак, дип билгеләп үтте. Марсель Миңнуллин ведомствоның өстенлекле юнәлешләрен билгеләде, коллективларга халыкның сәламәтлеген һәм тормышын саклап калу өчен нәтиҗәле эш теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International