Район башлыгы дәүләт һәм муниципаль хезмәт ветераннары белән очрашты

2013 елның 13 августы, сишәмбе
Әлмәт шәһәренең – 60, Татарстан нефтенең – 70 еллыгына багышланган комплекслы чаралар киң колач белән башланып китте. Бүген, 13 август көнне Әлмәт сәүдә-икътисад техникумында дәүләт һәм муниципаль хезмәтендә озак еллар эшләгән ветераннар белән очрашу булып узды. Буыннар арасындагы бәйләнешләрне ныгыту, күрешү, хатирәләр яңартудан тыш, чара артистларның чыгышлары белән аралашып тоташ бер бәйрәмгә әверелде. Кунакларга “Әлмәт – нефть белән туган шәһәр” дип исемләнгән юбилей китаплары тапшырылды.

Бирегә чакырылган ветераннарның һәрберсе шәһәр белән бергә күтәрелгән, ныгыган мөхтәрәм шәхесләр. Алар төрле тармакларда хезмәт итеп Әлмәтнең үсешенә лаеклы өлеш кертүчеләр.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтендәгеләрне иң башлап Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Хаҗипович Салихов тәбрикләде.

Хөрмәтле ветераннарыбыз! Шәһәребезгә –60, Татарстан нефте табылуга–70 ел тулу бәйрәмен без зур уңышлар белән, лаеклы каршылыйбыз. Узган 6 дистә ел эчендә Әлмәт чын нефть башкаласына әверелде. Күп еллар элек Сез нигез салган күркәм традицияләрне бүгенге яшьләр дәвам итә. Киңәшләрегез, тәҗрибәгез белән әле дә һәрдаим ярдәм итеп торасыз. Хезмәтегез, үзегездән соң калган якты, матур башлангычларыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә, – диде ул залдагыларга мөрәҗәгать итеп. Юбилей белән тәбрикләп исәнлек, тыныч, имин тормыш теләде. Район башлыгы ветераннар активына “Әлмәтнең 60 еллыгы ” юбилей билгеләрен тапшырды.

Бәйрәмгә килүчеләрнең күбесе җитәкче урыннарда эшләп, кала тарихында билгеле бер эз калдырган кешеләр. Шәһәр, аның үсеше турында, әлбәттә инде, фикерләре белән уртаклашырга ашыктылар.

Әлмәт районы һәм шәһәренең мактаулы гражданины Валентин Евгеньевич Борисов үзнең чыгышында Әлмәттәге тормышны Европа шәһәрләреннән күпкә тотрыклы, ышанычлы дип бәяләде. Республика, “Татнефть”, район җитәкчелегенең бу юнәлештә нәтиҗәле эшләвен ассызыклады.

Тәбрикләүләрне Дәүләт Думасы депутаты, озак еллар дәвамында Әлмәт муниципаль районы башлыгы булып эшләгән Ришат Фазлытдинович Әбүбакиров дәвам итте. “Биредә утыручыларның күбесе комсомолда, партиядә чыныгу алган, Советлар Союзы дип аталган көчле илнең гражданнары булган кешеләр. Күпләрегез тарихка кереп баручы вакыйгаларның уртасында кайнадыгыз, бөтен көчегезне биреп хезмәт иттегез. Без сезнең үрнәктә тәрбияләнгән буын. Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә,” – диде ул. Юбилей чараларына, очрашуларга бик шат булуын әйтеп изге теләкләрен җиткерде.

Чыгышларны яраткан артистларыбыз Илфат һәм Валентина Исламовлар, Роберт Андреев, Олеся Елистратова һәм башкаларның дәртле җырлары алмаштырды. Район һәм шәһәрнең мәдәни тормышын баетучы әлеге артистларыбызга район башлыгы юбилей уңаеннан чыгарылган махсус китап бүләк итте. Очрашу чәй табыны артында тәмамланды.

Фәрдия Хәсәнова,
“Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International