2023 елның 26-31 мартында Әлмәттә укучылар арасында судно модельләштерү буенча Бөтенроссия фәнни-техник олимпиадасы һәм судно модельләштерү спорты буенча федераль округларның Европа зонасының ачык беренчелеге уза.
Олимпиада һәм беренчелекне оештыручылар: югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Мәскәү дәүләт технология университеты «СТАНКИН» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе укучыларының техник иҗаты федераль үзәге Мәскәү дәүләт технология университеты «СТАНКИН»; «Республика мәктәптән тыш эш үзәге» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе һәм Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәренең «Яшь техниклар станциясе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе.
Үткәрү урыны: Әлмәт муниципаль районының «Балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе, Нефтчеләр урамы, 14 йорт.
Олимпиадада һәм беренчелектә Кострома, Пермь, Киров, Төмән, Липецк шәһәрләреннән Россия Федерациясе субъектларының белем бирү учреждениеләре укучыларының җыелма командалары һәм Татарстан Республикасы җыелма командасы (Балык Бистәсе, Чаллы, Казан) катнаша.
Команда составы:
- педагог-җитәкче (21 яшьтән яшьрәк түгел) 1 кеше;
- ЕК-600, ЕН-600, ЕL-600 модельләре белән катнашучылар, 14 яшькә кадәр;
- F2-A, F4-A, F4-C, F4-B, F-FPV, FSR ECO mini expert модельләре белән катнашучылар, 17 яшькә кадәр.
Укучылар арасында судно модельләштерү буенча Бөтенроссия фәнни-техник олимпиадасының һәм судно модельләштерү спорты буенча федераль округларның Европа зонасының ачык беренчелегенең баш судьялар коллегиясе составы:
- Трапезников Юрий Алексеевич - ярышларның баш судьясы. Коряжма Архангельск өлкәсе.
- Рязанов Валерий Викторович - ярышларның баш секретаре, ТР Әлмәт шәһәре «СЮТ» МБОУДОСЫ.
- Китаев Григорий Алексеевич - техник мәсьәләләр буенча баш судья урынбасары.
- Бадыкшанов Наил Мөгтәсимович - гомуми мәсьәләләр буенча баш судья урынбасары.