26 мартта «Беренчеләр хәрәкәте» республика театрлары буенча «Закулисье» тематик экскурсияләрен башлый. Акция Бөтендөнья Театр көненә багышлана, ул 27 мартта билгеләп үтелә.
Мәктәп укучылары республиканың өч шәһәрендәге театрларга бара алачак:
Катнашучылар театр сәхнәләре артында була, актерлар һәм режиссерлар белән таныша һәм театр сәнгатенең барлык нечкәлекләрен белә алачак.
Һәр экскурсиягә урыннар саны чикләнгән. Теркәлү https://forms.yandex.ru/u/641d6dcac769f100b912d4fd/ сылтамасы буенча.
«Беренчеләр хәрәкәте» - Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте, ул зур үзгәрешләр конкурсында катнашучы Диана Красовская инициативасы белән төзелгән һәм РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланган. Аның бурычы - балаларны, яшьләрне, аларның әти-әниләрен, әби-бабаларны, педагогларны берләштерү. Хәрәкәт кызыксыну буенча дуслар табарга, чараларда катнашырга һәм үз проектларын оештырырга, 12 юнәлеш буенча проектлар башларга мөмкинлек бирә. Бу - мәгариф, фән, хезмәт һәм һөнәр, мәдәният, иреклелек, патриотизм, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, медиа һәм коммуникацияләр, дипломатия, экология, туризм. Шулай ук нәкъ менә Татарстанда эшли башлаучы 13нчесе буенча - «Туган тел, милли мәдәният, традицияләр».