Әлмәттә Татарстан Республикасының идарәче кадрлар резервы укытылды

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

21-22 мартта Әлмәттә Татарстан Республикасы Идарәче кадрлар резервының белем бирү модуле кысаларында республика чарасы узды.

Ике көнлек программа барышында кадрлар резервының яңа составы Әлмәт һәм Әлмәт районы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре белән танышты, стратегик сессияләрдә район өчен актуаль мәсьәләләрне хәл итү буенча концепцияләр эшләнде.

Урнаштыру сессиясендә катнашып, район башлыгы Тимур Нагуманов муниципалитеттагы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, шәһәрне үстерү стратегиясе турында сөйләде, кадрлар резервында катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

Укыту программасы резервчыларның кызыксынуларын һәм эшчәнлек төрен исәпкә алып оештырылган. «Алсу» оек-оекбаш фабрикасында аларга чукчалар җитештерү цехының эшен күрсәттеләр, алар хәтта яңа модельнең эшләтеп җибәрүенә шаһит булдылар. Нефть югары мәктәбе кампусының лаборатория-тикшеренү, уку-лаборатория үзәкләре, «Татнефть» ААҖнең нефть промыслалары булачак идарәчеләрдә аерым инетрес тудырды. Инженерлык лицеенда кунакларга заманча белем бирү формалары һәм гомумән иҗади индустрияләр үсеше турында сөйләделәр.

ТР Раис каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты бүлеге мөдире Эдуард Сафин сүзләренә караганда, кадрлар резервында катнашучылар район инфраструктурасын өйрәнгән һәм муниципаль идарәнең актуаль мәсьәләләренә чумган.

- Резервчыларны укыту программасы һәрвакыт аларның яңа идарә итү күнекмәләрен, лидерлык сыйфатларын һәм икътисади фикерләүне үзләштерүгә максималь юнәлдерелгән. Әлмәт җитәкчелегенә кадрлар резервында катнашучыларга шәһәр үсешенең актуаль юнәлешләре буенча үз тәкъдимнәрен кертергә мөмкинлек биргәне өчен рәхмәт белдерәбез - дип йомгаклады Эдуард Сафин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International