Әлмәтлеләрне транспорт хәрәкәтенең вакытлыча ябылуы турында кисәтәләр

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында Әлмәт - Лениногорск автомобиль юлында тимер юл кичүен ремонтлау белән бәйле рәвештә, 2007 елның 8 ноябрендәге «Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 257-ФЗ номерлы Федераль законның 30 статьясы нигезендә 2023 елның 1 апреленнән 2023 елның 16 апреленә кадәр югарыда күрсәтелгән автомобиль юлы буенча транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча ябылачак. 

Юл хәрәкәтен оештыруның расланган схемасына ярашлы рәвештә юл билгеләре урнаштыруны күздә тотып, Татарстан Республикасының төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы Әлмәт - Чупай, Кичү - Кузьминовка, «Казан - Ырымбур» - Мәмәт - Чупай, «Әлмәт - Чупай» - Кичүчат автомобиль юллары һәм Татарстан Республикасының федераль әһәмияттәге гомуми файдаланудагы Р-239 автомобиль юлы һәм Казан - Ырымбур - Акбулак - Казахстан Республикасы белән чик юлы буенча әйләнеп узарга мөмкин булачак.

Схема

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International