Әлмәт укучыларының әти-әниләре БДИ тапшыру мөмкинлеге алачак

2023 елның 21 марты, сишәмбе

2023 елның 24 мартында Әлмәт муниципаль районы «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясендә катнашачак, аның инициаторы - Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт.

Акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына БДИга әзерлек белән бәйле артык психологик киеренкелекне бетерергә, җәмәгатьчелекне 2023 елда бердәм дәүләт имтиханын үткәрү технологиясе һәм процедурасы белән таныштырырга ярдәм итәргә тиеш.

Акцияне үткәрү урыны - Әлмәт шәһәре, М. Җәлил урамы, 41нче йорт, «12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ, 14.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International