«Безнең ишегалды» программасы буенча халык белән очрашулар дәвам итә!

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Очрашуларда «Безнең ишегалды» Татарстан Республикасы Рәисе программасы командасы программаның нинди принципларга нигезләнгәнен, эш барышын ничек күзәтергә һәм җитешсезлекләр турында кая хәбәр итәргә кирәклеген сөйләячәк. Сез ишегалдын төзекләндерү турында барлык кызыксындырган сорауларны архитекторга үзегез бирә аласыз.

Күршеләрегез очрашуны калдырмасын һәм программа архитекторларына кызыклы сораулар бирергә мөмкинлек бирсен өчен, бу басманы өйдәге чатка җибәрегез.

2023 елда төзекләндерелә торган йортлар исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://dvor.tatar/docs/docs/meet20231201.pdf?1.

Әлмәттә очрашу датасы, вакыты һәм урыны:
22 мартта 18: 00 сәгатьтә Тимирязев урамы, 20 йорт, «Кванториум» балалар технопаркы.

Программаның сайты: https://dvor.tatar/.
Чат-бот: https://t.me/nash_dvor_bot
Кайнар линия: 8 (800) 27-5-2020.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International