25 мартта «Җир сәгате» халыкара экологик акциясе үтә. Гадәт буенча аңарга Әлмәт районы да кушыла – бу көндә башкарма комитеты, торак йортлар һәм бинасының утлары сүндереләчәк.
Акциядә катнашу өчен 20.30 дан 21.30 кадәр бөтен электр әйберләрне һәм утларны сүндерергә кирәк.
Бу планетабызда иң массалы экологик чара. Аңарда 2 млрд кеше катнаша. 18 мең архитектур һәйкәлендә ут сүндерелә.