Бүген Абдрахман авылында Әлмәт муниципаль районы авыл халкының милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган 53 нче спартакиадасы узды.
Кешеләрне физик культура һәм спорт белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, авыл җирлекләре арасында иң көчле командаларны ачыклау, район яшьләре арасында дуслык бәйләнешләрен ныгыту – Спартакиаданың төп максатлары.
Район башлыгы Тимур Нагуманов 53 нче авыл спартакиадасын тантаналы рәвештә ачты, спорт бәйрәменең ярты гасырлык тарихы һәм иң яхшы традицияләре барлыгын билгеләп үтте. Ул чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисенең ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдиновның авылны төзекләндерүдә һәм социаль объектлар төзүдә зур хезмәтләрен ассызыклады.
- Спорт безнең өчен бер тапкыр үткәрелә торган чараларда катнашу гына түгел, бу озак һәм тырыш хезмәт. Уңышлы булыр өчен, даими күнегүләр ясарга, камилләшергә кирәк. Спорт объектларыбызның даими мәшгуль булуы сөендерә, һәм безгә бу юнәлештә эшне дәвам итәргә, мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итәргә кирәк,- дип йомгаклады район башлыгы үзенең чыгышында. Ул спартакиадада катнашучыларның барысына да уңышлы стартлар, ә җанатарларга якты, онытылмас тәэсирләр теләде.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән шулай ук Абдрахман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ринат Мифтахов, ветераннар, авыл халкы спартакиадасында беренче катнашучылар мөрәҗәгать итте.
Бәйрәм спортчыларны да, узган елгы җиңүчеләрне дә, зур җанатарлар армиясен дә җыйды. Алар чын спорт сугышларына шаһит булдылар. Заманча бассейнда йөзү буенча ярышлар, тамаша армспорты, гире спорты, шахмат һәм шашка буенча интеллектуаллар ярышы, аркан тарту һәм, әлбәттә, «ГТО уеннары» һәркемгә команда рухы һәм күтәренкелек өстәде.
Спартакиаданың рәсми ябылышында иң көчле командалар һәм спортчылар аталды. Гомуми зачетта 1500 һәм аннан да күбрәк кеше яшәгән авыл җирлекләре арасында 1 урында - Миңнебай, 2 урында - Түбән Мактама, 3 урында - Абдрахман.
700 кеше яшәгән икенче төркемдә Тайсуган, Кичү һәм Ямаша авыл җирлекләре командалары призлы урыннар яулады.
Өченче төркемдә Сиреньки, Кама-Исмәгыйль һәм Васильевка авыл җирлекләре җиңделәр.