Пассажирларга уңайлы булсын өчен 14 марттан 6755/6756 номерлы Ижау – Түбән Кама һәм 6757/6758 номерлы Түбән Кама – Ижау шәһәр яны поездлары Ижбобья һәм Мукшур станцияләрендә, шулай ук 10 һәм 20 километрлы тукталыш пунктларында тукталыш ясаячак.
Түбән Кама ягына Ижбобья станциясеннән поезд 04.26 сәгатьтә, 04.32 сәгатьтә 10 км т. п., 04.42 км т. п., Мукшур станциясеннән 05.17 сәгатьтә китәчәк.
Мукшур станциясеннән поезд 19.29 сәгатьтә, 20 км т. п. т. 20.02 сәгатьтә, 10 км т. п. 20.14 сәгатьтә Ижбобья станциясеннән 20.22 сәгатьтә китәчәк.
Өстәмә тукталышлар кертелү сәбәпле, Ижау – Түбән Кама – Ижевск юнәлеше буенча шәһәр яны поездларының йөрү тәртибе үзгәрәчәк.
Ижау – Түбән Кама 6755/6756 номерлы поезд Ижау станциясеннән 03.30 сәгатьтә (10 минутка иртәрәк) китәчәк. Алга таба үзгәрешләр Алнаши станциясенә кадәр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Алнаши станциясеннән поезд гамәлдәге график буенча бара. Түбән Кама станциясенә 09.13 килә.
Түбән Кама – Ижевск 6757/6758 номерлы поезд Түбән Кама станциясеннән 16.36 сәгатьтә китә һәм Алнаши станциясенә кадәр гамәлдәге расписание буенча бара. Алга таба үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Ижау станциясенә 21.28 килә.
Расписаниедә Мәскәү вакыты күрсәтелгән.
Барлык маршрутлар турында тулырак мәгълүмат алырга мөмкин:
- 8 (800) 550-53-93 телефоны буенча (тәүлек буе)
- "РТЮ пассажирларга" мобиль кушымтасында
- .кассаларда һәм тукталыш пунктларында мәгълүмат стендларында