Киләчәк - яшь инженерлар кулында

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

28 февральдә Әлмәт политехник техникумы базасында «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Машина төзелеше» 15.00.00 белгечлекләренең эреләндерелгән төркеме буенча укучыларның һөнәри осталыгы буенча республика олимпиадасы узды.

Ярышларда Бөгелмә, Чаллы, Лениногорск һәм Әлмәт урта һөнәри белем бирү учреждениеләреннән 8 студент катнашты. Булачак инженерлар тест сорауларына җавап бирделәр, профессиональ бурычларны үтәделәр. Йомгаклау нәтиҗәләре буенча 1 урынны Әлмәт политехник техникумы студенты Артур Гарипов алды. 2 һәм 3 призлы урыннарны Бөгелмә машина төзелеше техникумы студенты Александр Мальцев һәм Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумыннан Данил Назаров яулады.

«Сәнәгать җиһазларын монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау» белгечлеге буенча иң яхшысы» номинациясендә Лениногорск нефть техникумыннан Данила Матвеев һәм Әлмәт политехник техникумы студенты Андрей Васильев җиңүче дип табылды.

Чара ахырында олимпиадада катнашучылар һәм аларның укытучылары түгәрәк өстәл форматында укучыларны машина төзелеше кластеры белгечлекләренә һәм йомгаклау дәүләт аттестациясенә әзерләүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International