Әлмәтлеләр «Созвездие – Йолдызлык - 2023» фестиваленең финалына узды

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

25-26 февральдә Лениногорск шәһәрендә «Созвездие – Йолдызлык - 2023» XXIII ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу зона турлары узды.

Әлмәттән алтмыш гариза бирелгән. Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча Казанга Әлмәттән финалга һәм суперфиналга уздылар:

«Вокал соло» номинациясе - 8 катнашучы
«Вокаль ансамбльләр» номинациясе - 1 коллектив
Хореография-5 коллектив
Конферанс - 1 катнашучы
Сайлап алу турларында җиңүчеләр 8-12 апрель көннәрендә узачак суперфиналда «УНИКС» КФУ мәдәният-спорт комплексында, «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә очрашачак. Егетләргә һәм кызларга 13 апрельдә КФУ «УНИКС» мәдәният-спорт комплексында һәм 24 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак гала-концертларга чыгу мөмкинлеге өчен көрәшергә туры киләчәк. Быелгы проект җиңүчеләренең исемнәре нәкъ менә биредә билгеле булачак.

Әлмәтлеләрне котлыйбыз, киләчәктә иҗади уңышларын күзәтеп барачакбыз! Уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International