60 ел элек салам түбәле авыл шәһәргә, шул еллар эчендә шәһәр исә нефтьчеләр башкаласына әверелде. Шуңа күрә бәйрәм алдыннан каланы күтәргән, аны данлаган шәхесләрне, шул исәптән Ватан алдындагы бурычын үтәп шәһит киткәннәрне искә алу, аларга лаеклы тәрбия биргән ата-аналарны хөрмәтләү гаҗәп тә түгел.
Әфган сугышы һәм башка локаль каршылыклар инвалидлары Татарстан республика иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге рәисе Сергей Брусов сүзләренчә, ветераннар хәрәкәте – район һәм шәһәр тарихының данлы сәхифәләреннән берсе. Әфган сугышы, чечен кампаниясе һәм башка каршылыкларда төбәктән 1500 дән артык кеше катнашкан. Сугышчы-интернационалистлар киләсе елга Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуына 25 ел тулуны билгеләп үтәргә әзерләнә.