Узган елда Татарстанның социаль фонды элек пенсионер булмаган гражданнарга инвалидлык буенча 8,5 мең иминият һәм социаль пенсияне билгеләгән. Барлык түләүләр дә федераль инвалидлар реестрыннан килгән белешмәләр нигезендә гариза бирмичә рәсмиләштерелде.
Социаль фонд гаризасыз форматта пенсия билгеләү турындагы карарны медик-социаль экспертиза бюросы (МСЭ) мәгълүматлары буенча кабул итә. Билгеләнгән инвалидлык турындагы мәгълүмат МСЭ органнары тарафыннан инвалидлар реестрына җибәрелә, шуннан соң социаль Фонд 5 эш көне дәвамында пенсия рәсмиләштерә. Шул ук вакытта гражданга дәүләт хезмәтләре порталында яки почта аша шәхси кабинетка билгеләнгән түләү турында хәбәрнамә җибәрелә.
Пенсия җибәрү элек социаль фонд билгеләгән түләүләр белән бер үк ысул белән бара. Фонд линиясе буенча бернинди түләүләр дә булмаган очракта, гражданга дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша яки Татарстан Социаль фондының клиентлар хезмәтендә, шулай ук КФҮ аша пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Моны шәхсән яки юридик вәкил аша эшләп була.
Пенсияне билгеләүдән тыш, социаль фонд актив форматта инвалид гражданнарга түләүләрне яңадан исәпләүне гамәлгә ашыра һәм аларга социаль пособиеләр билгели. Мәсәлән, айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы. Соңгысы дарулар һәм медицина әйберләрен, санаторийга юллама, шулай ук шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрүне үз эченә ала.
Исегезгә төшерәбез, инвалидлык буенча пенсия инвалидлык билгеләгәнче пенсионер булмаган кешеләргә билгеләнә. Әгәр инвалидлык пенсия алган гражданга рәсмиләштерелсә, элек билгеләнгән пенсиягә өстәп, айлык акчалата түләү автомат рәвештә билгеләнә. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнар һәм хәрби травма аркасында инвалид булган гражданнар өчен федераль законнар белән берьюлы ике пенсия – инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе һәм картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукы беркетелгән.
Кайнар линия телефоны КС 074
Белешмәләр өчен телефон: 32-18-12, 32-18-29