Яшь армиячеләр атуда көч сынашты

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

21 февральдә 4 нче мәктәп базасында "Патриот" үзәге белән берлектә Әлмәт муниципаль районының мәктәп яшьармия отрядлары арасында Ватанны саклаучылар көне һәм махсус хәрби операция еллыгы уңаеннан "Форпост" үзәге кубогына пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар узды. Корал белән эш итү күнекмәләрен 20 мәгариф учреждениесе командасыннан 40тан артык яшь армияче күрсәтте.

Ярышта катнашучыларны Әлмәт муниципаль районы армия штабы начальнигы Евгений Еланский һәм ветераннар Советы Рәисе урынбасары Клара Минһаҗева сәламләделәр. Алар үз чыгышларында корал белән куркынычсыз эш итү һәм үзләрендә яшь көрәшченең күнекмәләрен үстерү кирәклеген билгеләп үттеләр. Егетләргә үз җирләрен, Туган илләрен лаеклы яклаучылар булырга теләделәр.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча 7 нче мәктәп командасы җиңүче булды. Икенче урында - Елхово мәктәбе командасы, өченче урында-20 нче мәктәп командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International