Ватанны саклаучылар көне алдыннан Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәр гаиләсендә булды һәм хатынын улының тууы белән котлады.
Гаиләдә хәзер ике малай тәрбияләнә, һәм яңа туган Марс, абыйсы Алмаз кебек, әтисенең кайтуын бик көтә.
- Бәйрәм алдыннан сезне чын күңелдән улыгыз туу белән котлыйм! Сез чын герой, безнең көрәшче өчен ышанычлы тыл булып торасыз һәм илнең яшь яклаучыларын тәрбиялисез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм бөтен гаиләнең тизрәк берләшүен телим, - дип мөрәҗәгать итте Тимур Нагуманов яшь әнигә.